История театра

afisha img
  • Театр тарихы

2019 елның 30 нчы ноябрендә Казан дәүләт яшь тамашачы театрына 87 ел булды!

Театр бинасы ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башында Казан сәүдәгәрләре клубында төзелгән. Октябрь революциясеннән соң монда татар мәдәнияте йорты (Шәрык клубы - Көнчыгыш клуб) ачыла, анда күргәзмәләр оештырыла, «Сәйяр» татар драма труппасы спектакльләре куела, моның өчен 1922-1924 елларда бина театр бинасы итеп үзгәртелә (квадрат формадагы югары сәхнә тартмасы төзелә, сәхнә зурайтыла, артистларның әзерлек бүлмәләре оештырыла). 1940 елда Яшь тамашачы театрына Островский урамындагы 10 нчы йорт адресы буенча бина бирелә.

Беренче «Яшьтәшләр» спектакле 1932 елның 30 нчы ноябрендә була, һәм нәкъ менә шул көнне Казанда яңа театрның – Яшь тамашачы театрының туган көне дип санарга мөмкин.

Бу - «Елның иң яхшы спектакле» номинациясендә «Алтын битлек» югары театр премиясен алган Россиянең беренче театрларыннан (1996 ел, У. Шекспирның пьесасы буенча куелган «Давыл» спектакле, режиссер Б.Цейтлин).

Үз репертуарында театр рус һәм чит ил классикасының иң яхшы үрнәкләренә, заманча драматургиянең популяр әсәрләренә йөз тота.

2020-2021 еллар театр сезоны афишасында – 34 спектакль.

Театр труппасында 39 артист бар, алар арасында сигез актер «Татарстан Республикасының халык артисты», тугызы «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек.

Казанның Яшь тамашачы театры Россиядәге яшь тамашачы театрлары арасында иң өлкәннәреннән, театрның 88 еллык тарихы бар.